- 01.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №30 (30 июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Моң! Әле ярый моң булган. Кеше моңлана да, ямансулый да. Моң ул – кешенең йөрәк сере хисләре. Кеше моңланганда аның күз алдында чишмәләрнең челтерәп акканы, кошлар җыры, тау итәгендәге бөдрә каен яфракларының лепер-лепер сөйләшүләре һәм тагын әллә нинди илаһи күренешләр яңара.
Моңлы җырларны бала чактан ук яраттым. Аны үз итә белдем. Әгәр әнием бишектән үк моңлы җырлар җырламаган булса, аның эзләре минем йөрәктә калмаган да булыр иде. Җыр сәнгате хәзинәсендә буыннан-буынга үтеп, моңландыра торган «Ашхазар», «Зиләйлүк», «Әллүки», «Уел», «Кара урман», «Тәфтиләү», «Салкын чишмә» һәм башка җырлар кемнәрне генә моңландырмаган икән!
Әтиемнең тавышы бик матур иде. Бу якты дөньяда озак яшәсә дә, һич тә китәсе килмәде. XX гасырның 20нче елларында Ленинградта Ситдыйк Айдаров белән театр группасы оештырып, бик күп музыкаль әсәрләр куйганнар. Әгәр әтинең тавышы булмаса, аны күренекле, талантлы артист С.Айдаров үз труппасына алыр идеме? Ул гомере буе укытучы булып эшләде, сәнгатьне яратты. Үзешчәннәрне үз янына җыеп, музыкаль әсәрләр куюга хирыс иде. Яраткан җырлары «Кара урман», «Салкын чишмә»ләр булды. Концертлар вакытында әтине тамашачы кат-кат сорап җырлата иде. Ул «Кара урман»ны 90 яшен, 95 яшен билгеләп үткәндә дә җырлады. Ә инде йөз еллыгында «Кара урман»ны Илһам Шакиров башкаруында тыңладык.
Әле дә хәтеремдә, әти: «Җыр яратмаган кеше тормышны да яратмый», – ди торган иде. Әтием тәэсирендә кече апа гармунда уйнарга өйрәнде. Аннан соң ул «чир» миңа йокты. Моңсу чакларда тальян гармунны алам. Моңлану хисләре балага әти-әни аша бирелә шул. Ә хәзер балалар, рус бакчасына йөреп, «мама», «папа» дип телен ача. Әниләр нарасыйларына бишек җыры җырламыйлар. Югыйсә, милли моң ана сөте белән сеңдерелергә тиеш.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ.
Казан шәһәре.
Комментарии