Итекләрең ни тора!

Итекләрең ни тора!

Районыбыз хезмәтчәннәре һөнәри осталыклары белән тирә-юньдә аерылып торган, дан казанган. Зур Базарның безнең Бәрәңге җирендә гөрләве генә дә күпне сөйли. Бу язмам егет кешегә җитмеш төрле дә аз дигән мәкальдән чыгып, шуларның берсе – киез итек сугу һөнәре, аның ничек сугылу процессы, данлыклы остакуллар турында. Татар халкында сарык йоныннан киез итекләр сугу, сәкеләргә җәягә киез аслыклар басу, киез каталар, ат дирбиясе өчен киез аслык һәм башка күп төрле киез әйберләр ясау киң таралган. XX гасыр башында районда сигез меңләп сарык булганлыгы мәгълүм. Район киез итек басу осталары суккан итекләрдән ак карлар өстенә төшкән эзләр җир шарын ничә тапкыр урарга җиткән булыр иде икән?

Безнең районда киез итекләр басучылар төбәге дип Искавылны атыйлар. Аның итек басу осталары: Мөхәммт, Солтан, Шамил, Хәмит, Фарук, Габделәхәт, Зөфәр, Мансур абыйлар күптән җир куенында, ә менә Бәхтияр абый Хәлиуллин сөйләгәннәре буенча иң авыр, пычрак, әмма мактаулы һөнәр – киез итек басу хезмәтен тасвирлыйм Бер пар итек басу өчен, вакытны, хезмәтне, көчне санасаң, чәчләр үрә торырлык: итекче эшне җәйге эшләр бетеп, көз кергәч, мунчада башкара. Итекне басу өчен, йонны чүп-чардан, тигәнәкләрдән чистартып, юылган йон белән кушып тетәләр. Йон тетә торган махсус һәр итекчедә булмый. Әзер йонны үлчәү белән тигез кисәкләргә бүлеп, итек түши башлыйсың: ир-ат итеге өчен 1 кг 400 грамм, хатын-кызныкына – 1 кг, балалар итегенә 800 грамм йон китә. Түшәлгән итек форма ягыннан бик зур, йомшак була. Шуннан соң итекне басучы эшкәртә башлый. Ул аны бәйләп, суы кайнап торган казанга сала, ярты сәгать эссе суда тота. Судан алгач, һәр сыңарын төреп уа башлый, итек басуның төп эше шуннан соң башлана: уа-уа пычрак керен чыгарып бетереп, аны тигез күләмдә керештерергә кирәк. Итек керешеп беткәч, билләү башлана. Моның өчен итек эченә шакмара – каз йомыркасы кебек агач кисәге тыгып куясың һәм итекне бастыра башлыйсың. Итекнең башта башын басалар, аннан соң гына үкчәсенә тотыналар. Оста итекчеләр сыңар итекне бер сәгать, сәгать ярым баса. Начар йон эләксә, өчәр сәгать тә азапланалар. Хәзер итекләр яртылаш әзер дияргә була. Аларны итек буявы салынган (кирәгенчә аш серкәсе, борынгы заманнарда тоз кушканнар) махсус казанга манылырга салалар. Бер кило буяу 20-25 парга җитә. (Буяуны заманында безнең әткәйдән чүпрәкче Хәбидән сыйфаты яхшы дип мактап алалар иде). Буялган итекләрне түшәлгән үлчәмнәр буенча каен агачыннан ясалган калыплар белән калыплыйсың. Калыпланган итекләрне мичтә киптерергә кирәк. кипкәч, өтәләү процессы башлана: чыгып торган артык йоннарны көйдерәсең, кунычларын тигезләп кисеп, матурлыйсың. Итекченең кул астында без, каталка, бәләк, кырлы үкчә бәләге була. Фабрика итекләреннән аермалы буларак, кулдан эшләнгән итекләргә кислота салынмый. Кислотасыз итекләр экологик яктан чиста, аякка да шифалырак, йомшак.

Тирә-як авылларда да бу һөнәр ияләре җитәрлек булган: Гайфулла Пүчинкәсеннән Нури, Самат абыйлар суккан киез итекләрне киеп йөргән кызлар күпме егет-җикәннең күзен яндыргандыр, их гомерләр… Лажыдан Мидхәт абый, Яңавылдан абыйлы-энеле Габделхак белән Габделнур абыйлар, Бәрәңгедән Шамил абыйларның баскан итекләре ыспайлыклары, чыдамлыклары белән аерылып торды.

Пуртаныр авылы остасы мәрхүм Гариф абый Хадиев суккан итекләрне авылның иң көяз кызлары, иң булдыклы егетләре дә аягыннан төшермәгән. Акбур белән агартып, “диңгез күбеге”, дип аталган таш белән шомартып, бик пөхтә итеп кигәннәр. Ул суккан итекнең фетр кебек ялтырап торуның сәбәбе булгандыр: шомырт чәчәк аткан көнне яшь бәрәннең йонын кыркып, шуны көзге сарык йоны белән кушып теткән йоннан затлы киез итекләр чыккан. Шулай булмаса, авылның ике “бизнесмен” егете Гафият белән Юныс абыйлар Гариф абый суккан итекләрне киеп, объектив каршына баса алырлар идеме соң?

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Итекләрең ни тора!, 1.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии