Бер гаиләнең биш шатлыгы

Бер гаиләнең биш шатлыгы

“Ата-ана бәхете” дигән төшенчә күп нәрсә турында сөйли. Табигать дөньядагы бар җан иясен дә парлы итеп яраткан. Яңа кушылган һәр яшь йөрәк үз мәхәббәт җимешен булдыру, аны үстерү теләге белән яна. Бер-берсен яраткан кешеләр бергә-бергә бөтен авырлыкларны җиңәргә көч таба.

Казан шәһәрендә яшәүче Гүзәл һәм Газинур Хәмидуллиннар гаиләсе нәкъ шундыйлардан. Бер-берсенә булган мәхәббәтне олылаучы тормышында яши алар. Берсеннән-берсе шук, шаян биш сабыйга тәрбия бирү, аларны кеше итеп олы тормыш юлына бастыру аларның бүгенге тормышының төп максаты булып тора.

Гаиләгә килеп керүгә үк, йортларыннан нур балкый. Сабыйлар шат авазына күмелгән әлеге йорт. Гомернең иң күңелле, матур вакытлары. Өйнең хуҗабикәсе – Гүзәл апа белән әңгәмәбез мул сыйлы табын артында дәвам итте.

Гүзәл апа, Сезнең мөгаен, берәр серегез бардыр, биш бала анасы була торып, күпме мәшәкать күреп, ничек шундый яшь, чибәр калып була?! 18 яшьлек кызлар кебек үзегез.

Изображение удалено.

– Иң мөһиме – күңел тынычлыгы, эчке дөнья. Яраткан балаларым, сөекле ирем өчен сөенеп яшәгәндә, бернинди мәшәкать – авырлыклар тоймыйм. Кеше эчтән, күңеленнән чып-чынлап бәхетле икән, тыштан да чагыла ул, әлбәттә.

– Биш баланың мәшәкате бик күп. Сезнең килеп керүгә үк өегездән нур бөркелә, ямьле…

– Якын кешеләрең өчен тырышып, күңел биреп ашарга пешерү, аларны кайгырту, озатып-каршы алулар үзе бер рәхәтлек бирә бит ул! Зур кызым – Эвелинам, бар эшемдә дә ярдәмчем, уң кулым. Энеләрен, сеңелкәшләрен карауда да зур җаваплылык йөкләнгән аңа. Өй эшләрендә дә булыша. Улым Булат та эшкә ярый башлады инде хәзер, 11 яшь тулды бит. Кем нәрсәгә өлгерә – шул эшли.

… Әйе, Хәмидуллиннарның балалары әлегә барысы да үсеп җитмәгән. Зур кызлары – Эвелинага быел 18 яшь тула. Ул социаль һәм гуманитар белем институтында укый. Бар җирдә активист. Буш вакытын тикмәгә үткәрми, ялны да күңелле, файдалы итеп оештыра белә. Каникулларны гадәттә, лагерьларда үткәрә. Ял итеп кенә түгел, әлбәттә, әйдәман да ул. Бар яклап килгән, бар нәрсәгә сәләтле Эвелинаны даими чакыртып торалар лагерьларга. Барысы да планлаштырылган аның, вакыты һәрнәрсәгә бүленгән, чамалы. Еш кына сәхнәдә алып баручы вазифасын башкара, матур итеп җырлый да. Шәрык биюенә йөрергә дә вакыт таба. Хәер, Хәмидуллиннар гаиләләре белән чын талант ияләре: әниләре Гүзәл апа да җырчы, сүзгә бик оста, кечкенә сабыйларга кадәр гел көйләп, сузып йөри. Зәмирә белән Әмирнең әниләренә багышлап җырлый торган матур җырлары бар икән, бергәләшеп җырлап-биеп башкаралар. Булат иҗат белән спортны бертигез ярата, җырлап- биеп кенә калмый шул инде чын егет кеше, футбол белән дә мавыга. Инглиз, француз телләрен өйрәнә. Изель белән Зәмирә матур-матур киемнәр киеп, төрле артистлар булып кыланырга, фотога төшәргә бик ярата икән. Күренеп тора: булачак сәхнә кешеләре болар.

Ял көннәрендә Хәмидуллиннар гаиләләре белән җыелышып, Гүзәл ханымның туган якларына – Питрәчкә кайтып китәләр. Шөкер, әти-әниләре исән-сау, ярдәмләшеп, аралашып яшиләр. Балаларыңның, оныкларыңның куанычыннан артыграк тагын нәрсә бар икән бу дөньяда?! Оныкларын иркәләп-сөеп үстерешәләр, кызлары Гүзәл, кияүләре Газинур өчен куанып, горурланып яшиләр. Гүзәл ханым кебек уңган хуҗабикә, ирен яратып, хөрмәт итеп торган хатын, гомумән, бар яклап килгән киленгә ия булган каенананың да бәхеттән аягы җиргә тимидер, мөгаен. Өе – ямьле, ашы – тәмле, үзе – кунакчыл, тәмле телле. Җитез, бар нәрсәгә җитешә: даими мәктәпкә барып, улы Булатның да хәлен белеп тора, балалар бакчасына да еш йөри, иң бәләкәчләре шунда бит, күздән ычкындырырга ярыймыни аларны?! Көнгә берничә тапкыр эшенә шалтыратып, ирен дә барлап тора. Әлбәттә, зур кызына – Эвелинасына да вакыт таба. Аның белән бигрәк тә якын сердәшләр, дуслар. “Төннәр буе чөкердәшеп, сөйләшеп чыккан чакларыбыз да еш була!…” – ди Гүзәл апа. Әтиләре эштән бик сагынып кайта улларын – кызларын. Әлбәттә, бөтен әти-әниләр үзләренең балаларын ярата, әмма Газинур абый кебек бала җанлы әтиләр сирәктер, мөгаен. Ата кеше ролендә кирәк чакта кырыс та, сабыйлар белән сабыйларча кылана да белә. Балалары өчен барысына да әзер, алар өчен яши. Күп булсалар да, биш сабыйның берсен дә игътибардан читтә калдырмый бу ата белән ана. Уңганлык шулай була ул! Сокланып, күз тимәсен диясе генә кала боларга!

Менә шулай ямьле тормышта, дус-тату булып гомер кичерә Хәмидуллиннар гаиләсе. Киләчәктә дә әти – әни бәхетен кичереп, исәнлектә, муллыкта яшәргә язсын сезгә!

Гөлия КОЛМӨХӘММӘТОВА

Комментарии