Апабызны яратабыз

Коточкыч, тетрәндергеч сугыш башланганда, апабызга – Нурфия Ярулла кызы Хәйруллинага нибары өч кенә ай була. Әтиебез сугыштан авырып кайтып, үлеп китә. Ә кечебез әле тумыйча да кала. Шулай итеп, сугыштан соңгы аяусыз авыр елларда берсеннән-берсе кечкенә биш ятим калып, ирләр хезмәтен дә үз җилкәләренә салып, тормышның әчесен-төчесен татып үсәргә туры килә.

Апабыз утыз елдан артык хат ташучы булып хезмәт итте. Арасы 5 чакрым булган авылга ат җигеп йөрде ул. Башка эшкә тыңламаган атны аңа бирәләр иде. Авып, егылып калган чаклары да күп булды. Кышкы күз ачкысыз буранлы, әче суыклы я булмаса котырынып аккан язгы ташулы һәр көнне авыл халкына көндәлек газета-журналны, хат-хәбәрне, пенсия-пособиене үз вакытында китереп куандырды. Әле авыл советы, колхоз идарәсе дә шул авылда булганлыктан, авылдашларының дистәләрчә гозер-сорауларын да үтәп кайтып, олы рәхмәтләрен ала иде. Ә колхозда язгы-көзге эшләрдә катнашырга, бригадада эшләүчеләр рәтеннән чөгендерен утарга да, иренең апасының хезмәтенә булышырга да өлгерә иде.

Апабыз булып төшкәндә, Аллага шөкер, каенанасы, каенатасы исән-саулар булып, кияүгә чыкмаган иренең апасы да алар белән бергә иде. Һәммәсенә кадер-хөрмәт күрсәтеп, бик матур яшәделәр. Җәй җитү белән, һәр ел саен кунаклар белән гөр киләләр, утызар кешегә җитәләр иде. Апалары белән дә 38 ел бергә гомер иттеләр. Әти-әниләре кебек үк аңа да зур хөрмәт күрсәттеләр. Апаларының, әти-әниләренең олы рәхмәтләрен, изге догаларын алып, соңгы юлга озаттылар.

Хәзер апабызның ике улы, киленнәре кызлары, кияүләре һәм җиде оныгы бар. Алар да әти-әниләре үрнәгендә матур тормыш итә. Тәмле телләре, күчтәнәчләре белән сөендереп торалар.

Без апабызга барыбыз да бик рәхмәтле, үзен бик яратабыз, шундый туганыбыз булганга, мәрхүм әниебезнең шундый тәрбия бирә алуына Ходаебызга мең-мең рәхмәтлебез.

Кадерле апабызны барыбыз да 24 мартта булган юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Нык сәламәтлек белән тигезлектә, кадер-хөрмәттә, һәр туасы көнгә шатланып, хәерле озын гомер итүен телибез.

Шәфигуллиннар гаиләсе.

Тәтеш районы, Байраш авылы.

 

Комментарии