Сәяси репрессия корбаннары онытылып бара түгелме?

Сәяси репрессия корбаннары онытылып бара түгелме?

1991нче елдан башлап, 30нчы октябрь рәсми рәвештә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне итеп билгеләп үткәрелә башлаган иде. Ул елларда Сталин лагерьларында җәфа чигеп, исән калган кешеләр күп булмаса да, бар иде. Соңгы елларда ГУЛАГ лагерьларында җәфаланып исән калучылар юк дәрәҗәсендә булса да, аларның балалары, туганнары 30нчы октябрь көнне Архангель зиратында җыелып, аннары Черек күлдә репрессия корбаннарына багышлап куелган һәйкәл янына килеп, искә алу көне итеп билгеләп үткәрелә иде.

Соңгы сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне тавышсыз-тынсыз гына үтеп китте. Матбугат басмаларында да бу турыда язылган мәкаләләр күренмәде. Телевизордан Бөгелмәдә нәрсәдер үткәрелүе турында әйттеләр үзе. Интернетта да кыскача «Бүген Казанда репрессия корбаннарына багышланган акция үткәрелде, унарлаган кеше бар иде» дип язылган.

Хөкүмәт тарафыннан рәсми рәвештә билгеләнгән көн булгач, хакимияттә утыручылар бу уңай белән нәрсә дә булса оештырып, халыкка аңлату эшләре алып барсалар, яшь буын да ул елларда илдә нинди хәлләр булганын белеп торырлар иде.

Кулга алынучылар арасында дин әһелләре, төрле югарылыктагы җитәкчеләр, интеллигенция кешеләре, галимнәр, мәдәният тармагында эшләүчеләр, эшчеләр, колхозчылар. Авыл җирлегендә тырышып эшли белә торган кешеләргә «кулак» ярлыгы тагып, аларның бөтен малларын талап, үзләрен сөргенгә озаталар. Аларның балалары да халык дошманы балалары булып кыерсытылып яшиләр. Балаларның 15 яшьтән зурракларын хезмәт белән төзәтү лагерьларына, ә кечерәкләрен төрле төбәкләрдәге балалар йортларына озаталар. Бу кулга алулар Сталин һәм аның яраннары тарафыннан, махсус рәвештә уйлап чыгарылган. Авыр төзелеш эшләрендә бушка эшләтү максаты белән кайсы төбәктән күпме кешене кулга алырга кирәклеге югарыдан җибәрелгән күрсәтмәләр буенча башкарылган.

Кулга алынганнарны ил буенча таралган ГУЛАГ лагерьларына озаталар. Шуларның берсе Архангель өлкәсендәге яманаты таралган Соловки төрмәсе турында белгәнемне язасым килә. Бу төрмә патшалар тарафыннан ачылып, озак еллар эшләгәннән соң, 1903нче елда ябыла. Хакимияткә килгән большевиклар аны 1920нче елда яңадан ачалар. Бу җанкойгыч лагерьда безнең халкыбызның мәшһүр уллары Мирсәет Солтангалиев, Бакый Урманче, бертуган энесе Ади Урманче (ул һәлак була), Сәгыйть Сүнчәләй һәм башкалар михнәт чигә. Соловки төрмәсендә утыручылар 1931-33нче елларда бик авыр шартларда Беломор канал су юлын төзиләр. Алар балта, көрәк, лом белән җир казып, бер көпчәкле тачка белән җир ташып, 37 километр озынлыктагы су юлын 20 ай да 10 көн эчендә башкарып чыгалар. Начальство, ОГПУ вәкилләре бар да орденнар белән бүләкләнәләр. Бу су юлын ачу тантанасына Сталин үзе килә. Каналга аның исеме бирелә. (Чагыштыру өчен 80 километрлы Панама каналы – 28 ел, ә 160 километр озынлыктагы СУЭЦ каналы 10 ел төзелә.)

Беломор канал су юлын төзүдә 280 мең тоткын катнаша, 100 меңе үлеп кала. Аларны күмеп тормыйлар, бетон астында катырып калдыралар. Тоткыннарга туганнары белән хат алышырга да рөхсәт ителми.

Сталин исән вакытта төрмәдә утырмаган кешеләрнең дә хәле җиңел булмаган. Бигрәк тә авыл халкын бушка эшләтеп, төрледән-төрле түләүләр белән, җелеген суырдылар. Хокуксыз халык итеп, аларга паспорт та бирдермәделәр.

Хакимият җитәкчелегендә бер кешенең озак еллар утыруы яхшылыкка алып бармаганы исбатланды бит инде. Бездә яңадан шул хәл кабатлана башлады бугай. Кешенең үз фикере хакимияттәгеләрнекенә туры килмәү сәбәпле, эзәрлекләнүчеләр, төрмәләрдә утыручылар да бар бит. Бу бик хәтәр гамәлләр яңадан кабатланмагае, дип шикләндерә башлады, Алла сакласын.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

Комментарии