Кадерсез кешеләр булдык…

Мин 1921нче елны Буа районы, Карлы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туганмын. 1920-1921нче елларда авыл активистлары безнең йорт-җиребезне, терлекләребезне, өйдәге барлык ашамлыкларны талап бетергәч, миңа ике ай булып, гаилә тәмам ачлыктан интегә башлагач, әтием Иматдин, ашамлыклар юнәтү өчен, Армавир шәһәренә чыгып китә. Анда әтиебезнең туганнан туган апасы яшәгән. Анда ике айлап эшләп, бер капчык ярма һәм бер пот он юнәтә. Инде кайтырга чыкканда, ул заманнарда киң таралган тиф белән авырып китә. Шуннан савыга алмыйча вафат булып, аны Армавир шәһәрендә җирлиләр. Әниебез 4 бала белән, 32 яшендә тол кала. Ул чагында зур абыема – 12, уртанчысына – 8, кече абыема 3 яшь булып, миңа 4 ай тулган була.

1921-1922нче елда авыл халкы ачлыктан интегә. «Иртән торып урамга чыксаң, урамның йә бер чатында, йә бер кырыенда үлгән кеше гәүдәләренә тап була идек. Үләр дәрәҗәгә җитеп хәлсезләнгәннәр өйдәгеләренең кабер казырлык хәлләре булмавын белгәнгә, урамга чыгып үләргә тырышалар иде», – дип сөйли иде әниебез. Авылда бер-берсенең терлеген, ашамлыгын урлау, тартып алу гадәти күренешкә әйләнә. Болыннан кычыткан, алабута, төрле үләннәр җыеп, шулардан төрле аш-су әзерләп, җан саклап калырга тырышалар. Бераздан 10 яшькә кадәрге балалар өчен көненә бер тапкыр туклану пункты ачыла. Анда һәр балага бер кисәк икмәк һәм бераз ботка бирелә. 13 яшьлек абыем хәллерәк кешеләрдә эшләп тамак туйдыра башлый. 1922нең язында, аларның эшләрен эшләү хакына, ат алып торып җир сөрә, арпа чәчә. Шул елда уртанчы абыем егылып имгәнә, гомерлек инвалид булып кала. Мин 3нче класста укыганда, кыш җитеп килгәндә, әнием пәлтә һәм башъяулык урынына төренеп йөргән шәлемне налог бурычын түләр өчен сатып җибәрде. Шуннан соң мәктәпкә бүтән йөри алмадым. Берничә көннән соң укытучыбыз өйгә үзе килде. Мин бик тырышып укый идем. «Сания, әйдә, ничек булса да ташлама укуыңны, син сәләтле бала!» – диде. Мин тишек чабата, бер кат күлмәк белән ничек итеп туңган җир өстеннән кар ерып мәктәпкә кадәр бара алам инде? Зур абыебыз 16 яшендә эш эзләп, авылдан чыгып киткән иде, ул 1933нче елны Мәскәүдән кайтып, мине үзе белән алып китте. Мине бер гаиләгә бала карарга асрау итеп алдылар. Монда көненә бер мәртәбә ашаталар иде. Шулай итеп, Мәскәүдә 8 ай асрау булып бала карап һәм башка йорт эшләре эшләп яшәдем. Киткәндә, хуҗаларым аякка бер түфли һәм өскә кияргә бер күлмәк бирделәр. Авылга кайту белән, 4нче класска укырга кердем. 1934нче елда 5нче классны тәмамладым. Бу елда колхозда ашлык уңмады, колхозчыларга эшләгән өчен хезмәт хакы да түләнмәде. Тормыш итү авырайды. Мәскәүдән авылга ялга кайткан абыем мине янәдән Мәскәүгә алып китте. 14 яшем тулмаган килеш, 12 кв. метрлы тулай торак бүлмәсендә яшәүче ике гаилә өстенә барып кердем. Йокы урыным кечкенә генә аш өстәле астында булды. «Эшкә» бала карарга, төрле йорт эшләрен башкарырга дип күрше йорттагы гаиләгә йөри башладым. Шулай итеп, Мәскәүдә бер елдан артык яшәдем. Аннан соң авылга кайттым. Икенче көнне үк колхозга эшкә чыктым.

1941нең көзендә, кырда урып-җыю эшләре тәмамлануга, барлык колхозчыларны окоп казырга җибәрделәр. Бер айга дип әйткәннәр иде, ул өч айга сузылды. Аяктагы чабаталар, галошлар ертылып, таушалып бетте. Бер бүлмәдә 11-12 кеше яшибез, кием киптерергә урын җитми. Иртән шул ук ярым юеш кием белән Иске Әнәледән 5 чакрым җиргә пычрак ерып җир казырга атлыйсың. Ашау ягы тагын яман – кем нәрсә алып килә алган өеннән, шуны иптәшләре белән бүлешеп ашый. Иртән эшкә яктырганчы чыгып китәргә кирәк. Без казый торган окоплар төбенә барып җиткәнче, район вәкиле тарантаска утырып килеп җиткән була. Кем дә булса берничә минутка соңарып килсә, аны кич, кешеләр киткәч, ике сәгатькә калдырып, өстәмә эшләтәләр. Эш сәгате тирә-як караңгыга күмелгәнче була. Безнең бригадада урманнан агач ташыр өчен бер ат бар иде. Кичен, эш беткәч, торак урынга кайтканда хәл китеп, шул атның койрыгына бер-бер артлы тотынып кайта идек. Шул чактагы газаплар…

Окоп казу эшләре Яңа ел кергәнче тәмамланды. Кичен, эш бетереп, булган әйберләребезне төенләп, төнлә 45 чакрымлы юлга кузгалдык. Җилле-карлы караңгы төндә 45 чакрым җирне бер-беребезгә тотынып авылга кайтып җиткәндә көн яктырган, авыл халкы эшкә тотынган иде. Мин исән-сау өйгә кереп хәлсезләнеп идәнгә аудым. Үземнең әнием һәм каенанам шатлыкларыннан икәү бергә утырып еларга тотындылар.

Тормыш сугыштан соң да җиңел булмады. Колхозда эшләгән өчен елга бер тапкыр – ел ахырында гына хезмәт хакы түлиләр иде. Әле аның да күп өлешен басып калалар. 1961нче елны, бер йортта бер сыер һәм ике сарык кына булырга тиеш дигән сылтау белән, бозау белән бер сарыкны алып чыгып киттеләр. Терлек асрыйм дисәң, печән, салам бирми аптыраттылар. Хәтта юл буйларында, болын кырыйларында үскән яшел үләнне дә чабып алырга мөмкинлек бирми тилмерттеләр. Авыл җирендә терлексез ничек яшәп булсын инде?! Хәзер әнә бөтен кырлар чәчелми кала. Болын тирәсендәге үләнне әйтәсе дә юк, чалгы күтәреп, печән чапмый халык. Нигә чалгы селтәп азаплансын, эшләгән кешегә машинасы белән китереп аударалар кирәк кадәр печән-саламны. Эшлә генә! Ләкин авыл җирләрендә эшләүче кешеләр бармак белән генә санарлык калды. Узган гасырда дистә еллар буена авыл кешесен җәберләп, эшләгәненә түләмичә, яшәргә уңай шартлар тудырмыйча, авылдан биздерделәр. Авыл яшьләре шәһәргә китәргә омтылып яши хәзер. Белмим, алга таба безнең җирләрне кем эшкәртеп, ипи ашатыр халыкка… Без авырлыкларга да, җитешсезлекләргә дә карамый биш бала үстердек. Шуларның барысы да шәһәргә китеп урнашты. Ни өчен? Алар авыл тормышын, колхозның кешене бушка эшләтүен күреп үстеләр ич! 30-40 ел элек алданрак авылга газ, су, электр уты кергән булса, эшләгән өчен түләп барсалар, минем балалар да авылда калган булырлар иде…

(91 яшьлек әнием Сания Иматдин кызы сөйләгәннәрдән. Бу язманы әзерләп бетергән көнне әнием йөрәк өянәгеннән вафат булды. Язма аның рухына дога булып барып ирешсә иде.)

Расих ҖӘЛӘЛ.

Буа – Казан.

Комментарии