«БАЛЛЫ», «ТАТЛЫ» 1000 СУМ КЫЙССАСЫ…

«БАЛЛЫ», «ТАТЛЫ» 1000 СУМ КЫЙССАСЫ…

Бер көнне танышымның хәлләрен белешеп шалтыраткан идем дә, чыбыкның теге очында: «Телефоннан аралашырга хәлем дә, теләгем дә юк. Үзеңне бик күрәсем, бер утырып сөйләшәсем килә. Вакытың булса, килеп чык», – дигәч, башкаланың үзәгендә гомер кичерүче ахирәтемә юл тоттым.

Заһирә ханымны күргәч, бераз югалып, каушап калдым. Һәрвакыт көләч йөзле, көр күңелле, җитез, баскан җирендә ут уйнатучы әлеге ханымны алыштырып куйганнар, диярсең! Минем игътибар катыш аптыраулы күз карашын тоемлап, Заһирә ханым әкрен генә сүз башлады:

– Байларга хезмәт итеп, аздан гына үлемнән калдым бит әле. Шул хәерчелек, җитмәүчелек үзәкләргә үткәнгә, читләргә баш иеп, череп баеган аксөякләргә бил бөгәргә туры килә дә инде. Югыйсә, пенсиядә дога укып, аяк бөкләп утырыр чак та бит…

ПЕНСИЯГӘ ЧЫКТЫМ ӘЛЕ…

Башкаланың саллы гына предприятиесендә гомерем буе бер цехта эшләп, пенсиягә чыктым. Пенсияне дә «мулдан» – уч тутырып алырлык итеп билгеләделәр: 5 меңне «кая куеп бетерермен» икән дип, шактый баш катырырга туры килде.

Эшем бик авыр булды, зыянлы кислота парлары сулап, зур көч түгеп хезмәт иттем. Шуңа күрә пенсиягә чыгар көнемне сөенеп көтеп алдым, рәхәтләнеп ял итәрмен, туганнарга кунакка йөрермен, табибларга күренеп сәламәтлегемне рәтләрмен дип хыялландым. Киләчәккә тагын әллә нинди олуг планнар кордым, ләззәтле хыял диңгезендә йөздем…

«Бәндә меңне сагышлый (планлаштыра), Ходай берне багышлый», – дигәндәй, пенсиягә чыгып, ике атна тирәсе ял иткәннән соң, дөнья мәшәкатьләренә баш-аягым белән кереп чумдым. Әлеге дә баягы, акча җитмәүчелек бугазлый башлады. Бу вакытта инде ир дип аталучы адәми затның да пенсиядә булуы, көне-төне я диван саклап, я урамда үз ишләре белән шешә чөмереп уздыруы үзәкләргә үткәнгә, эш эзләргә тотындым.

ЭШ ЭЗЛӘҮ МӘШӘКАТЬЛӘРЕ…

Газета битләрендәге игъланнар, телевидениедәге «йөгерек» юллар да миңа бу эштә булыша алмады. Танышым кадрлар агентлыгына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткәч, шундыйларның берсенә юл тоттым. Анда гозеремне игътибар белән тыңлап, анкета тутырттылар, психолог белән бераз сөйләштерделәр дә, шушы хезмәтләре өчен акча түләтеп, өйгә кайтарып җибәрделәр. Берничә көннән әлеге агентлыктан шалтыратып чакырып алдылар. Баштарак чагыштырмача җиңел эшләр йөкләп, сынап карадылар үземне. Беренче мәлләрдә байларга барып тәрәзәләр юдым.

Төрле кызыклы мизгелләр дә, куркыныч хәлләр дә шактый булды. Шушы очрак әле дә булса исемнән чыкмый, башлангыч чорда булды ул хәл. проспектындагы йортларның берсендә тәрәзәләр чистарта гына башлаган идем, якында гына кемдер мышнагандай тоелды. Борылып карасам, аздан гына ачык тәрәзәдән очып төшмәдем: каршымда бозау кадәрле эт, селәгәйләрен агызып, миңа карап тора. Шунда чырыйлап кычкырып җибәргән идем дә, ярый әле, хуҗа вакытында яныма килеп җитте. Югыйсә, өченче каттан җиргә мәтәлгән булыр идем. Ул чактагы куркуларымны белсәң иде! Башлаган эшемне төгәлләп тә тормыйча, әлеге фатирдан табан ялтыратырга туры килде.

Икенче вакыт, Ваһапов урамында урнашкан йортларның берсенә шатланып, канатланып чыгып киттем. Биш бүлмәле фатирда тәрәзәләр чистартып, шактый суммада акча эшләү иде максатым. Кадрлар агентлыгы хезмәткәре мине алдан ук куандырды: хуҗалар бик юмарт, хезмәткәрләрен һәрвакыт ашатып-эчертеп җибәрәләр икән. Өстәвенә, премияләрне дә кызганмыйлар, ди. Тешләр куйдырып йөргән мәл булганга, зур өметләр багладым инде.

Фатирга килеп керүгә, күнегелгәнчә, җиң сызганып эшкә керештем. Бер бүлмә тәрәзәләрен юып чистарткач, хуҗабикә чәй эчәргә дәшеп алды. Сыйланып, бераз ял иткәннән соң, тагын эшемә тотындым.

Җир җимертеп эшләп ятканда, каршымда көтмәгәндә-уйламаганда хәтфә зәңгәр халат кигән, кулына поднос тоткан фатир хуҗасы пәйда булды. Гоша миңа шампан шәрабы эчеп, җиләк-җимеш капкалап, бераз ял итеп алырга тәкъдим ясады. «Егеткә» аракы, шәраб, сыра эчмәвемне шактый озак дәлилләргә туры килде. Эш нәрсә белән төгәлләнгән булыр иде, белмим, бәхеткә, кибеткә чыгып киткән хуҗабикә кайтып кермәсә… Шулчак «Гошам» кулындагы подносын якындагы шкафның бер бүлегенә тиз генә шудырды да хатыны янына чыгып шылды…

Дөрестән дә, хуҗалар акчаны мулдан түләде, премияне дә кызганмадылар. Өстәвенә, мине озатырга чыккан Гоша кесәмә шыгырдап торган 1000 сумны шудырды. Куйдырдым мин ул чакта күптән хыялланган тешләремне…

Атна-ун көн тирәсе шулай тәрәзәләр чистартып чирканчык алганнан соң, гаиләләргә дә җибәрә башладылар. Анда инде өй җыештырып, кер үтүкләп, тузан сөртеп көнемнең узганын сизми дә идем. Эш көне ахырына телләрем салыныр дәрәҗәгә җитеп арысам да, кичен учымны җылытачак 1000 сум күңелне дәртләндергәнгә, яшь аралаш телне тешләп түзәргә туры килде. Әлеге агентлыкта теркәлеп эшли башлавыма быел ун ел тулды инде. Менә шундый юбилей!

ШАТЛЫК ТУЛЫ РӘХӘТ МИЗГЕЛЛӘР

Лиана һәм Илдус Салиховлар гаиләсендә бу юнәлештә беренче чирканчык алдым. Мин аларга эшкә килгәндә, хуҗабикә бер һәм ике яшьлек балалары белән декрет ялында утыра иде. Искиткеч мөлаем, кече күңелле, юмарт Лиана ханымны бер күрүгә үк ошаттым. Аларда эшләве дә рәхәт, җиңел булды. Мин килеп эшкә тотынуга, хуҗабикә балаларын алып я урамга чыгып китә, яисә башка бүлмәгә күченеп, ни беләндер мәшгуль була иде. Төшке аш вакытларын бергәләп, аралашып үткәрү үзе бер күркәм гадәткә әверелде. Лиана ханым – һөнәре буенча теш табибы, ире – зур фирмада директор. Катнаш гаиләдә туганга, балаларга исемнәрне дә чит илләрдәге кебекләрне кушканнар – Габриэль белән Джонатан.

Бервакыт шулай Лиана ханымга эш белән тиз арада китеп торырга туры килде. Мин балалар белән урамда калдым. Хуҗабикә миңа ярдәмгә малайларның дәү әниләре Шәмсеруй ханымны чакыртып китерде. Аның белән икәүләп гәпләшеп торганда, яныбызга танылган татар журналисты Искәндәр исемле бер ир-ат килеп чыкты. Ул Салиховларны якыннан белә икән. Бераз аралашканнан соң журналист егет балаларның исемнәре белән кызыксынды.

– Габриэль һәм Джонатан, – дигән җавапны ишеткәч, ир:

– Әтиләре – татар, әниләре – марҗа, болар бит «татурыс» дигән кавемнәр була, – дип чеметтереп алгач, Шәмсеруй дәү әниләре әле шактый вакыт журналист иргә үпкәләп тә йөрде…

Шушы гаиләдә эшли башлавыма быел ун ел тулды. Әлеге балалар минем күз алдында үстеләр. Һәрвакыт игътибарлы, инсафлы, тәртипле балаларга карап сөенеп туя алмыйм. Лиана белән Илдус арасындагы мәхәббәт, бер-берләренә булган хөрмәт күп гаиләләргә уңай йогынты ясарлык мисал булып тора. Салиховлар гаиләсенең картлыгы тыныч, сәгадәтле булачагына чын күңелемнән ышанам.

ТАУЛАР БИСТӘСЕНДӘГЕ «ТӘМУГ»

Ә менә Алсу һәм Марат Шаһразиевларда эшләгән елларымны уйласам, күңелемдә гел борчылу, гаҗизләнү хисләре кичерәм. Әле хәзер дә исләрем китә: өч ел буе ничек түзгәнмендер анда?! Аш бүлмәсендәге өстәлләрдә, урындыкларда өелеп торучы табак-савытны күреп аптырый идем, атна буе мине көтеп, махсус рәвештә җыеп торганнар, диярсең! Бүлмәләрдә, коридорда, теләсә кайда аунап яткан уенчыкларны тәртипкә китерергә генә дә шактый вакыт уза иде. Хәер, эшең шул булгач, барысына да түзәсең инде. Гаиләдәге өч бала бигрәк шук, тәртипсез, тыңлаусызлар иде шул! Идән юганда арт якка тибүләр, су чиләген аударулар, иелеп эшләгәндә көтмәгәндә сыртка килеп сикерүләр, берәр почмактан уенчык белән башка тондыруларга… да «күнектем».

Тик 14 яшен тутырган Аида исемле кызлары аеруча чыгырымнан чыгара иде. Идән юарга тотынсам, ул көтеп кенә торган диярсең, аякларын юри алга сузып, телевизор карарга керешә. Инде берәр сүз әйтсәң, яисә аякларын бөкләп утырырга, яки башка урынга күчеп утырырга үтенгән чакларда, аты-юлы белән сүгеп ташларга да күп сорамады. Бервакыт шулай тәмам түземлегем беткәч:

– Әтиең булсам, нишләтәсен белер идем мин сине, – дигәч, чырылдап, елап әтисенә шалтыратып котыртты. Икенче бервакыт, яңа юган идәнгә егылып аягымны авырттырдым, дип ялганлады. Әнисенең йокы бүлмәсендә тартмада сакланучы алтын балдагын ломбардка илтеп тапшыргач та, кызый ачыктан-ачык аны миңа сылтады. Полиция чакыртырга туры килде. Бәхеткә, кыйммәтле ташлар белән бизәкле әлеге 26 меңлек зиннәтле балдакның эзенә тиз төшеп, вакытында таптылар. Шушы хәлләрдән соң, әлеге гаилә белән үзем саубуллаштым. Дөрес, кызның әти-әнисе миннән гафу үтенде, эшемне дәвам итүемне сорадылар. Тик кызлары гына авызын да ачмады…

ИШӘГЕДӘЙ…

Күптән түгел генә Җиңү проспектындагы бер гаиләгә эшкә билгеләделәр. Аларда хезмәт итүче 52 яшьлек ханымның йөрәк өянәге кузгалып, ул хастаханәгә эләккән икән, шуны алыштырырга җибәрделәр үземне. Җомга көнне кичен әлеге гаилә белән танышып кайттым. Фатир хуҗалары Хәлим белән Эльвира мөлаем, ачык йөзле кешеләр булып тоелды миңа.

Болар мине шимбә көнне эшкә чакырдылар. 160 квадрат метрлы дүрт бүлмәле фатирны күргәч, югалып калдым. Бик зур кухня, тагын ике бүлмәдә ванна һәм душ урнашкан, өстәвенә, ике балкон, озын коридор, тагын ике зур гына караңгы бүлмә… Сәгать бергә кадәрле мин барлык бүлмәләрне юып, тузаннарын сөртеп, бөтен җирдә тәртип урнаштырырга тиеш булып чыктым. Хуҗаларга ошарга теләп, бик тырыштым инде. Җан тирем чыгып, тәнемнән шыбыр-шыбыр сулар агызып, тиешле вакытка эшемне төгәлләп өлгердем үзе.

Сәгать бердән соң ике бала карарга тиешлегемне дә аңлаттылар. Әмиргә – дүрт яшь, ә кызлары Сания яңа гына 1 яшен тутырган. Баш күтәрми, алны-ялны белми шушы ике бала көен көйләп, кичке алтыны көчкә көтеп алдым. Чәй эчкәндә фатир хуҗасы хатынына:

– Менә күрдеңме инде, нинди экономный вариант таптык: «Два в одном получается»: үзе – домработница да, үзе – нянечка да. Өйрәнеп кал үземнән ничек яшәргә кирәген!» – дигәнне ишеткәч, җаным өшегәндәй тойдым үземне…

Әлеге гаиләдә ундүрт көнгә җитте сабырлыгым. Иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәрле төшке ашсыз, бер минут ялсыз эшләп, тәмам ялыктым, өшәндем, ябыктым… Соңгы көнне түзмәдем, сәгать өченчегә койрык боргач, хуҗабикә янына кухняга киенеп чыктым. Эльвира ханым:

– Заһирә апа, нишләп киендегез әле, кая җыендыгыз болай? – дип сорады. Ханымга (моңарчы ишеткәне булмаганга күрә) Хуҗа Насретдин ишәге хакындагы мәсәлне сөйләргә туры килде.

– Хуҗа Насретдин ишәге хәленә төшәсем килми, сеңлем, ашарга киттем мин өйгә, – дип, кайтыр юлга чыктым…

Кичен йөрәк өянәгем кузгалып, хастаханәгә эләктем…

Мәдинә НУРУЛЛА.

Комментарии