Синең хатын – минем хатын

Нинди генә хәлләр юк бу дөньяда. Бер сәер хәл турында ишетеп өлгермисең, аннан да яманрагы килеп чыга. Әнә шундый бер сәер хәл турында языйм әле.

Мәдинә Әлмәт районының бер матур авылында туып-үскән, төпчек бала бит – бераз иркәрәк тә булган. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1970нче елда Чаллы шәһәренә килеп, пешекчеләр әзерли торган училищега укырга кергән. Ирек белән алар Чаллыда танышканнар. Ирек – Актаныш егете, эретеп ябыштыручы булып эшли икән. Мәдинә исә ашханәдә эшләгән. Бер ел дуслашып йөргәннән соң, гаилә корганнар. Яшәүләре тулай торакта булган, бер-бер артлы ике уллары туган. Шуннан соң аларга ике бүлмәле фатир биргәннәр. Алардан ерак та түгел, Сәрия һәм Илгиз гаиләсе дә яшәгән. Аларда ике кыз үскән. Ике гаилә берсен-берсе алай ныклап белмәгән, билгеле, аралашып та яшәмәгәннәр. Берзаман балалар үсеп җиткән, Мәдинә белән Ирекнең дә уллары өйләнгән, Сәрия белән Илгизнең дә кызлары кияүгә чыккан.

Бер оешмада эшләүче Ирек белән Сәриянең кара-каршы очрашканда күз кысышудан ары узмаган танышлыклары, тора-бара зурайган, аралары якынайган. Ирек ничек итеп уҗымга килеп керүен сизми дә калган. Илгиз дә тик ятмаган, аның күзе Мәдинәгә төшкән. Моны Ирек үзе дә сизенгән. Яратумы бу, юләрлекме – ирләре дә, хатыннары да бер-берсенә хыянәт иткәннәр. Алга таба болай яшәп булмасын аңлап, ике ир уртак фикергә килгәннәр, һәм хатыннарын алмашканнар. Хәзер ике гаилә аралашып яши, ди. Бер-берсенә ачу сакламыйча, ике ир мунчаны да бергә керәләр, хатыннары да икесе бергә кереп, бер-берсен мунча миллеге белән чабып чыгалар икән. Ике хатын да иллене ваклап килгәндә бәби тапканнар, бөтен кеше шаккаткан. Моны сәер хәл дими, ни дисең? Ахырзаман галәмәтедер инде, мөгаен. Соңыннан, олыгайган көннәрендә алар барыбер дә үкенәчәк әле. Нәтиҗәсе бүген үк күренеп тора инде, ике гаиләнең дә балалары әти-әниләреннән ваз кичкәннәр. Бу хәл яшьләргә гыйбрәт булсын.

Мөнир ТАЛИПОВ,

Зәй районы, Ашыт авылы

Комментарии