Алар безгә генә түгел, башкаларга да үрнәк

Ульяновск шәһәрендә гомер кичерүче безнең кадерлеләребез – әтиебез Мөстәкыйм Садыйк улы (Чүпрәле районы, Иске Шәйморза авылыннан) һәм әниебез Асия Галәветдин кызы (Кукмара районының Мәчкәрә авылыннан) Мөлековларның бергә гаилә корып яши башлауларына 5нче гыйнварда 55 ел була. Аларның тормышы күпләргә үрнәк булырлык. Икесе дә милләт өчен, телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калу өчен гомерләре буена җан атып яши. Динебез тыелган, телебез кимсетелгән бер вакытта алар шәһәр уртасындагы бер йортны арендага алып, хәләл кафе ачып җибәрделәр. Шунда татарларның җыелу урыны булган «Очрашу» клублары оештырып, балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне шефлыкка алып, шәһәребездә милли хәрәкәтне башлап җибәрүчеләр дә алар иде.

Өлкәнең губернаторы әти-әнинең хезмәтен югары бәяләп, «Атказанган сәүдә хезмәткәре» исемен бирде, әниебезнең рәсеме шәһәрнең мактау тактасында балкыды.

Кафебызда татар халкының яраткан язучысы Мөхәммәт Мәһдиев тә булып, «Социалистик Татарстан» газетасына: «Якташыбыз Асия Ульян мишәрләренә бик тырышып аң-белем биреп ята», – дип язып та чыккан иде.

Лаеклы ялда булуларына карамастан, әле дә алар милли тормышның үзәгендә кайныйлар. Әниебез озак еллар «Ак калфак» оешмасын җитәкләде, хәзер Мөселман хатын-кызлар берлеге оештырып, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен тырыша. Мәчетләрдә өч еллык дини курслар ачып, дини гыйлем бирү белән бергә яшьләргә әхлак кагыйдәләрен дә өйрәтә.

Без әти-әниебезгә безне милли җанлы итеп тәрбияләгәннәре һәм туган телебезне яраттыра алулары өчен бик рәхмәтле.

Алар бик тырышлар, кешеләргә бик ярдәмчелләр, сокланырлык гомер кичерәләр. Шуңа да губернаторыбыз. С.И.Морозов аларга бик тантаналы итеп «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» медален тапшырды.

Кадерле әти-әни! Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз! Сезгә матур, тигез, гыйбадәтле тормышлар, иман байлыгы, күңел тынычлыгы һәм оныкларыгызның да шатлыкларын күреп, озак еллар яшәвегезне телибез.

Диңгез һәм күлләрдә

Дулкын белән дулкын сөйләшә.

Безнең күңелләрне шатландырып,

Озак яшәгез сез янәшә.

Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз, оныкларыгыз һәм туганнарыгыз

Комментарии