Иң зур юлбарыс

Иң зур юлбарыс

«Ватаным Татарстан»: Иң зур юлбарыс сынын Теләче районында ясаганнар. Моңа ике атна вакыт киткән. Парктагы сынның биеклеге – 5, озынлыгы – 20 метрдан артык. «Кардан мондый зур сын ясаган юк иде әле. Бу – район активистлары, яшьләре идеясе. Моны ясарга тотынганда кар юк иде. Без җәнлекне табигый материалдан, саламнан ясадык. Соңыннан өстенә кар өеп буядык», – дип сөйләгән Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, районның Яңа елга әзерлек комиссиясе рәисе Динар Гыйниятуллин.

Комментарии