Хәниягә һәйкәл

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхигә туган ягында – Башкортстан Республикасы, Югары Тәтешле авылында һәйкәл ачылды. Таш сынның авторы – Халит Галиуллин. Халыкның яраткан җырчысының вафатына биш ел үтеп тә киткән. Исән булса, быел 30нчы майда аңа 62 яшь тулыр иде. Җырчының туган көнендә Югары Тәтешледә «Онытылыр димә» дип аталган җыр фестивале узды. Тәтешле районында Хәния Фәрхи исемендәге урам да булдырылган.

Фото: «Кызыл таң»

Комментарии