- 06.02.2024
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2024, №1 (Гыйнвар)
- Рубрика: Фаҗига
Приморье суды күп балалы 32 яшьлек хатынны вәхшиләрчә үтерүдә шикләнелгән кешене кулга алды. Ул Украинада махсус операциядә катнашкан ЧВК «Вагнер»ның элеккеге сугышчысы булып чыкты.
5нче октябрьгә каршы төндә Анучино авылында Арсеневка елгасы ярында 32 яшьлек ханымның янган Тойота Platz машинасы табыла. Төбәк тикшерү комитеты мәгълүматларынча, мәрхүмәнең гәүдәсе машинаның арткы утыргычында булган.
Җинаять эше ачыла. Озакламый шикләнелүче дә табыла. Корбанны соңгы тапкыр аның белән күргәннәр, ул кызның машинасында утырган. Шикләнелүче биредә яшәүче, җәен июльдә генә Донбасстан кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы булып чыккан. Аның дәүләт бүләкләре дә бар.
Гаепләнүченең моңа кадәр дә закон белән күп проблемалары булганы ачыклана: ул берничә тапкыр урлау, талау, яндыру һәм үтерүдә гаепләнә. Соңгы җәзасы 2016нчы елда Лесозавод районы судында тикшерелә, ул чакта кеше үтерүдә гаепләнүче әлеге башкисәрне 10 ел 10 айга каты режимлы колониягә озаталар. «Владивосток хәбәрләре» порталы әйтүенчә, 2022нче елда җинаятьче Спасс район судына төрмә җәзасын йомшартуны сорап мөрәҗәгать итә. Август аенда суд бу үтенечне кире кага. Ләкин, дүрт айдан соң, хөкем ителгән кеше «Вагнер» белән килешү төзи һәм алты айдан өч медаль тагып өенә кайта. Ләкин тыныч тормыш аның өчен түгел ахры...
Аны яңа үтерүдә шикләнеп кулга алганнан соң полиграфка җибәрәләр. Катгый дәлилләр басымы астында ул җинаятен таный. Аның белән корбан арасында низаг килеп чыкканын һәм буып үтерүен, җинаять эзләрен яшерү өчен мәете белән бергә машинасына ут төртүен сөйләп бирә.
Вәхши ике айга сак астына алынган. Ул тикшерү эшләре тәмамланып, суд хөкемен көтә.
Корбанның балалары язмышы турында мәгълүмат юк. Прокуратурада бүген ятимнәрнең язмышына ачыклык бирелми. Аларны тәрбиягә алучы табылганмы, әллә балалар йортына озатылганнармы...
Газета.ру хәбәренә караганда Артемовка елгасы ярында булган вакыйга халыкны борчуга салган. Приморье социаль челтәрләрендә шау-шу купкан. Халыкны элекке рецидивист-җинаятьчеләрнең бик тиз генә акланулары куркыта. Аларны иреккә чыгару, кулларына корал тоттыру, аеруча авыр җинаятьләрдә хөкем ителгән куркыныч җинаятьчеләрне кабат СВО зонасына җибәрү турында бәхәсләшә. Илнең тыныч гражданнарының киләчәгенә куркыныч яный дип җитди борчылуларын белдерәләр. Авыр җинаятьләр буенча хөкем ителгәннәр Украинада булып кайтканнан соң Русия геройлары дип санала. Әгәр аларны төрмәләрдән чыгарсалар, алар украиннарны гына үтерерләр дип уйлаганнардыр, ләкин ялгышканнар. Аларга кемне үтерү мөһим түгел, – диешә Приморьеда яшәүчеләр. Фикер алышуда катнашучылар дәүләттән элеккеге хөкем ителгәннәрнең тәртибенә контрольне көчәйтүне таләп итә.
Акланган җинаятьчеләр кылган золымлыкларга мисаллар бихисап. Аларны санап бетерерлек түгел, дип искәртә Газета.ру.
3нче октябрьдә Красноярск территориясендә, Ермаковское авылында янган торакны чистартканда, 68 яшьлек хуҗабикә һәм аның 35 яшьлек кызы мәетләре табыла. Ачыкланганча, хатын-кызларны тере килеш яндырганнар. Берничә сәгатьтән соң полиция шикләнеп 32 яшьлек элеккеге «вагнер»чыны тоткарлый.
Бу вакыйгага бер көн кала 31 яшьлек «Вагнер» контракт хезмәте үткән сугышчы, хатыны белән низаг вакытында, хатынын һәм аның беренче никахыннан дүрт яшьлек кызын кыйный. Кыз травмалардан үлә. Шикләнелгән кеше хәзер сак астында.
Узган ай азагында, Ростов өлкәсенең Гуково шәһәрендә тагын бер «Вагнер»чы бер танышын үтерә һәм аны бозык формада җәзалый.
Тагын бер рецидивист, акланган сугышчы Краснодар караенда аниматорларны үтерә. Самара өлкәсендә, шулай ук Донбасстагы махсус хәрби операциядә катнашуы аркасында амнистия алган элеккеге сугышчы өенә кайткач, 9 яшьлек кызны урлаган һәм рәхимсез кыйнаган. Мондый резонанслы җинаятьләр артык күпкә китте.
«Вагнер»га җиңелчә җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр генә түгел, гаять куркыныч рецидивистлар да ялланып акланды. Шундыйларның берсе бүген герой булып йөри. Дмитрий Зеленский ул.
2018нче елда Пермьнең Губаха шәһәрендә котчыккыч җинаять кылына. Элеккеге хәрби Дмитрий Зеленский үзенең 27 яшьлек сөяркәсе Татьяна Мелехинаны үтерә, аннан кисәкләргә тураклап иттарткыч аша үткәрә, дип хәбәр итә 59.Ru басмасы.
2019нчы елда ул 11 елга төрмәгә хөкем ителде, ләкин җәза ахырына кадәр 6 ел кала, Пригожин төркеменә туплау башлангач, алты айлык килешү төзи һәм Украинага китә. Инде 2023нче елның апрелендә кайта һәм аклана.
Аның әнисе әйтүенчә, ул хәзер апасы белән Луганск Халык Республикасының Антрацит шәһәрендә яши, «аңа өй эшендә булыша». Аннары ул Анапада төзүче булып эш эзләргә уйлый, ләкин, Губахага кайтырга теләми. Ана әйтүенчә, Дмитрийның сеңлесе бу турыда сораган, ул үз гамәлен коточкыч оят дип саный, аеруча шундый кечкенә шәһәр өчен. Биредә бу вакыйганы әле дә коточкыч итеп искә алалар. Дмитрийның элекке хатыны, аның белән аралашудан баш тарта, һәм әтисен тизрәк онытсын өчен кызына да моны рөхсәт итми. Дмитрийның әнисе әйтүенчә, элеккеге хатыны хәтта фамилиясеннән дә котылган – кыз фамилиясен кайтарган, һәм кызы да әтисенең фамилиясен йөртми.
Шул ук вакытта Дмитрий үтерелгән Татьяна Мелехинаның әтисе һәм сеңлесе таләпләрен түләргә – һәрберсенә миллионышар сум түләргә тиеш. Моның өчен хезмәт хакының бер өлешен төрмәдә булганда тотып та барганнар.
Сентябрь аенда Дәүләт Думасы армия ихтыяҗлары өчен Росгвардияне «Вагнер»га туплаган принцип буенча, яңа көч туплау инициативасы турында сөйләште. Бу идея шулай ук җәмгыятьтә зур резонанс һәм борчылу тудырды.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии