- 02.07.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №6 (июнь)
- Рубрика: Фаҗига
Татар әдәбиятының йөзек кашы, легендар шәхес, яраткан шагыйрәм, остазым Клара апа Булатованың китү хәбәре миңа аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Әйе, бу көннең киләсе билгеле иде. Чөнки соңгы араларда ул бик нык авырды. Ләкин бу тетрәндергеч хәбәр белән җанның һич кенә дә килешәсе килми шул, килми...
Азаккы тапкыр 18нче мартта туган көне белән котлап шалтыраттым мин аңа. Элемтәнең аргы башында Нәфис абыйның борчулы тавышын ишетүгә барын да аңладым. «Апагызның хәле шәптән түгел инде...» – диде ул. Алай да телефонны Клара апага бирәм, диде. «Бала, бала...» Шушы ике сүздән гүя йөрәк урталай ярылды... Елап җибәрмәс өчен иренемне тешләдем... Элемтә өзелде... Бу безнең соңгы аралашу булды.
Клара апа бик якын итте мине. Хәер, мине генә микән? Хәл белергә килгән һәрбер кешене, эчендә утлар янса да, мең газаплар белән хәрәкәтләнсә дә (чөнки ул берничә инсульт кичергән кеше), елмаеп каршы ала, кочаклап озатып кала иде ул. Сөйләшеп сүзләре бетми торган иде. Аның уникаль хәтеренә, фикерләүләренә, сөйләм осталыгына хәйран кала идем мин. Бөтен гомерен изге хезмәткә – балаларга белем бирүгә багышлаган чын остаз, мөгаен, нәкъ менә аның кебек була торгандыр да. Һәр җөмләсен дүртьюллык шигъри формада йомгаклап куя, мәкаль-әйтемнәргә төреп, сиңа төпле киңәшләрен бирә, юата, киләчәккә өмет-ышаныч уята. «Бала, беркайчан да горур башыңны түбән имә, бирешмә, алга омтыл!» – дип кабатлый иде ул миңа. Татарстан Язучылар берлегенә дә иң беренчеләрдән булып тәкъдимнамәне ул язды. Анда кабул итүләрен ишеткәч, ихластан сөенүләрен күрсәгез сез!
Клара Булатова кебек беркемнән дә курыкмый, үз кыйбласын булдырган, тимергә чүкеч белән суккандай чатнап чыккан һәр гыйбарәсендә рух ныклыгы сакланган, туры, хак сүзле кешеләр бүгенге көндә бармак белән генә санарлык калып бара. Ул һәрчак милләт гаме белән янып-көеп яшәде. Үзенә тиешлесен сорап ала белде, кешенекенә кызыкмады. Тормыш һәм иҗат багажы гаҗәеп бай һәм үзенчәлекле булды. Күңел кояшының җылысын ул башкаларга да өләшеп яшәде.
Яшь иҗатчыларга да битараф булмады ул. Мәктәптә белем алган елларында үземнең каләм тибрәтүче улым Радик та Әлмәт шәһәрендә Клара Булатова иҗатына багышлап үткәрелгән бәйгеләрдә берничә ел рәттән лауреат исеме алып, канатланып кайткан иде.
Клара апаның мактаулы исемнәрен санап торуны кирәк тапмыйм. Чөнки алар бихисап. Аның милләтебез өчен язып калдырган бай иҗади мирасы: эчтәлекле шигырьләре, күңелләрне иркәләүче җырлары, тәрбияви проза әсәрләре мәңге үлемсез! Алар тарих битләренә алтын хәрефләр белән уеп язылган!
Әйе, бу җиргә берәү дә мәңгелеккә килмәгән. Туымнан калмагач, үлемнән дә кала алмый шул адәм баласы. Тик Клара апа кебек җәүһәр затларыбызны югалту гына бик авыр. Бездән риза булып, рәнҗеп кенә китмәсен иде инде алар берүк. Исән чакларында ныграк кадерлисе, хөрмәтлисе иде дә бит үзләрен... Әмма бары да без дигәнчә генә түгел шул, кызганычка каршы...
Йөрәгемнән саркып чыккан сагышлы шигырь юлларым Клара апаның якты рухына дога булып барып ирешсен иде, әмин!
Милләтемнең асылташы идең,
Тәнәкәсе булдың Туфанның.
Ушын алып кинәт китеп бардың,
Көтмәгәндә бөтен җиһанның...
«Бала» диеп дәшкән соңгы сүзең
Элемтәдә калды өзелеп...
Кайлардан соң хәзер көчләр алыйк
Сине сагынуга түзәрлек?
Авыр чакта биргән киңәшләрең
Калды бары йөрәк түрендә.
Якты булды яшәү дәверең синең,
Якты булсын яткан гүрең дә...
Шагыйрә Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,
Азнакай шәһәре
Комментарии