Тәрәзәдән аткан

Чаллыда инвалид кызын тәрәзәдән ыргытуда шикләнелүче пенсионерны психиатрия экспертизасына озатканнар. Гадәттән тыш хәл 27нче июльдә 56нчы комплекс йортларының берсендә була. 68 яшьлек пенсионер ДЦП белән интегүче кызын беренче каттагы фатир тәрәзәсеннән ыргыткан. Бу вакыйганы күрүчеләр юк, ә 28 яшьлек кыз ДЦПның авыр формасы белән интегү сәбәпле, әтисенә каршы күрсәтмәләр бирә алмый. Ләкин хокук саклау органнарында ата кешенең психик сәламәтлегенә карата сорау туган.

Комментарии