«Хәләл» авыл

Татарстанда якын киләчәктә хәләл яшәү рәвешен алга сөргән татар авылы барлыкка киләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте әлеге уникаль торак комплексында яшәргә теләк белдергән кешеләрдән гаризалар кабул итә башлаган. Хәләл торак комплексы Лаеш яки Питрәч районнарында төзелергә мөмкин.

Комментарии