- 31.03.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
26нчы март көнне, төнге уннар тирәсендә Казанның Ямашев проспектында юл-транспорт һәлакәте булган. 6нчы маршрутлы трамвай белән 22 яшьлек егет идарә иткән. 21:45 сәгатьтә ул 56 яшьлек исерек ир-атны бәрдергән. Беренче мәгълүматлар буенча, җәяүле юлны тиешле урында чыкмаган. Алынган җәрәхәтләрдән ир шунда ук үлгән.
Комментарии