- 30.07.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Алексеевск районында яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз хәлен белергә килгән өч кунагын «незамерзайка» белән сыйлаган. Эчемлек тәмлерәк булсын өчен, аңа җиләк кайнатмасы кушкан һәм шул «кайнатма»ны кунакларына тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, кунакка килгән 45 яшьлек хатын-кыз, 43 һәм 46 яшьлек ир-атлар метил спирты белән агуланудан үлгән. Гаепләнүче хатын үз гаебен таныган. Ул өч елын колониядә үткәрәчәк.
Комментарии