Ялган банкомат

Футбол буенча 2018нче елгы дөнья чемпионаты алдыннан кырыгалдарлар ялган банкоматлар урнаштыра, дип яза «КоммерсантЪ», хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама ясап. Русиялеләр, кагыйдә буларак, бер үк банкоматтан файдалана һәм алар шикле тоелган җайланмага якын килмәячәк. Туристларга исә ялган банкоматны чыныннан аеруы кыен. Үзәк Банк куркынычсыз җирләрдә – дәүләт учреждениеләре, банк бүлекләре, зур сәүдә үзәкләре, кунакханә һәм аэропортларда урнаштырылган банкоматлардан файдаланырга киңәш итә.

Комментарии