Полиция кыйнаган

Лениногорскида ике полиция майорына бер егетне кыйнауда гаепләү белдерделәр, дип хәбәр итә «Азатлык». Җинаять эше материалларына караганда, 2017нче елның 13нче августында Виталий Мостафин белән Альберт Сәмигуллин тоткарланучыны керамик плитәләр урлауны үз өстенә алырга күндерү өчен кыйнаганнар. Моннан тыш икенче бер кешегә, ул ялган күрсәтмә бирмәгән очракта, тоткарлау белән янаганнар.

Комментарии