- 30.01.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казаннан Кытайга беренче тиз йөрешле контейнерлы поезд җибәрелгән. Бу поездда Кытайга Кукмарада җитештерелгән алюмин савыт-саба озатылган. Бу хакта Татарстанның икътисад министрлыгы хәбәр итә. Русия – Кытай – Русия юнәлеше буенча йөк ташуга ихтыяҗ булу сәбәпле, Казан – Чэнду тиз йөрешле поезды даими рәвештә йөрер дип ниятләнә, диелә министрлык хәбәрендә.
Комментарии