- 29.11.2017
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Русиялеләрнең күпчелеге мәктәпләрдә хәрби әзерлек нигезләре дәресен кертүне хуплый. Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыруда катнашканнарның 63 проценты әлеге дәрес яклы булуын белдергән. Русиялеләрнең 97 проценты, мәктәп программасына юл йөрү кагыйдәләре дәресен кертүне дә кирәк, дип саный. 73 процент халык, бу дәрес мәҗбүри булырга тиеш, дигән фикердә.
Комментарии