- 29.10.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанда 2019нчы елның 9 аенда яшүсмерләр арасында җинаятьчелек арткан, дип хәбәр иттеләр республика прокуратурасында узган йомгаклау киңәшмәсендә. Бу вакыт эчендә яшүсмерләр 681 җинаять кылган, ә узган елның шул ук чорында бу сан 587 булган. Казанда, Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Баулы, Буа, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Тәтеш, Тукай һәм Чистай районнарында балигъ булмаганнар катнашында җинаятьләр саны буенча иң зур үсеш теркәлгән.
Комментарии