- 29.05.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Русия Президенты Вадимир Путин белән турыдан туры элемтә көне билгеле. «РИА Новости» хәбәр итүенчә, ил башлыгы гражданнарның сорауларына 7нче июнь көнне җавап бирәчәк. Сорауларны 8-800-200-40-40 телефон номеры аша биреп булачак. Русия буенча шалтыратулар бушлай. СМС һәм ММС рәвешендәге хәбәрләрне 0-40-40 номерына юллап була. Хәбәрнең 70 билгедән артмавы шарт. Сораулар 27нче майдан 7нче июньгә кадәр кабул ителәчәк.
Комментарии