Килеп терәлдек

Бер ай эчендә бензин бәяләре өч тапкыр үсте. АИ-92 маркалы бензинның литры Казанда – 39,20 сум, АИ-95 – 41,73; дизель ягулыгы – 41, 60 сум тора. Бу сәбәпле, майда уздырылган сораштырулардан күренгәнчә, машина хуҗаларының 49 проценты руль артына утырырга җыенмый. Ә елга круизлары белән сәүдә итүче туристлык операторлар, юлламаларны ягулыкка бәяләр арзанрак булганда сатканлыктан, хәзер бу хәлдән ничек чыгарга дип аптырый. Туроператорлар фикеренчә, әлеге хәлләр эчке елга туризмына куркыныч тудыра.

Комментарии