- 29.03.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казан урамнарыннан кар чыгарылмый башлады. Хәзер тәүлегенә 7 мең тонна чамасы гына түгәләр, бу элеккедән 3 тапкырга кимрәк. Күрәсең, подрядчы компанияләр, яз җитеп эреп бетәр дип, акчаны янга калдырмакчы. Пәнҗешәмбегә кадәр аларга җитезрәк булырга куштылар, бигрәк тә ишегалларын чистартырга әмер бирелде. Шул ук вакытта, башкаланың кайбер урыннарын су баса башлаган. Язгы ташуга әзерлекне Казан мэриясе вәкилләре әлегә “өчле”гә бәяли, гәрчә бу максатка 22 миллион сум акча бүлеп бирелсә дә.
Комментарии