- 29.01.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
10нчы февральдән 20сенә кадәр Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты, Республиканың аквакультура һәм умартачылык идарәсе белән берлектә, умартачылар өчен бушлай уку уздыра. Дәресләрдә умартачылык оештыру өчен җир алу буенча инструкция биреләчәк, умарта ояларының биологиясе, умартачылыкны алып бару технологиясе каралачак, экологик чиста умартачылык продукциясе алу өчен заманча җайланмалар күрсәтеләчәк, умарта кортларында була торган йогышлы һәм йогышсыз авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм булдырмый калу алымнары өйрәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Уку түләүсез, 72 сәгатькә исәпләнгән. Көн саен сәгать 8:50дән 16:20гә кадәр дәвам итәчәк. Тыңлаучыларны теркәү – 10нчы февраль сәгать 8дән 9га кадәр.
Комментарии