Кыйммәтле Коръән

Казан кешесе «Авито» сайтында 3,5 млн сумга Коръән сату турында белдерү куйган. Бу хакта «Татар-информ» яза. «Китап бердәнбер нөсхәдә. Ул Сәмәрканд ефәк кәгазендә кулдан язылган һәм бизәлгән. Бу минем дустымның гаилә ядкаре, хәзер аның финанс кыенлыкларын хәл итү өчен, китапны сатарга ярдәм итәм», – дип сөйләгән белдерү авторы Станислав. Китапның 1702нче елда күчереп язылуы һәм 1914нче елда реставрацияләнүе күрсәтелгән.

Комментарии