- 28.08.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Түбән Камада яшәүче 32 яшьлек ир кеше Кама елгасына чумганнан соң, борыны белән су астындагы ташка бәрелеп үлгән. Ул дуслары белән елга буенда кәеф-сафа корып утырган, соңрак суга чумып алырга булганнар. Җайсыз килеп төшкән ирне иптәшләре яр буена алып чыгып, беренче ярдәм күрсәтергә тырышып караганнар, ләкин чакырылган «Ашыгыч ярдәм» фельдшерлары аның үлгән булуын ачыклаган.
Комментарии