- 28.08.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Русиядә югары уку йортлары студентлары армиядә хезмәт итмичә хәрби исем ала алачак. Шундый тәҗрибә Себердә сынала. Хәрби кафедралары булмаган уку йорты студентлары башка югары уку йортлары каршындагы Хәрби уку үзәкләренә керә ала. Студентлар анда атнага бер тапкыр барачак. Аны тәмамлагач диплом, хәрби исем, белгечлек күрсәтелгән хәрби билет тапшырыла. Хәрби анттан соң, сержант яки запастагы рядовой исеме биреләчәк. Хәрби уку үзәген тәмамлаучылар армиягә чакырылмаячак, әмма үз теләкләре белән хезмәт итә алалар. Киләчәктә бу система бөтен ил буенча кертеләчәк.
Комментарии