Алданган

Буада 71 яшьлек пенсионер мошенникларга 200 мең сум акча биргән. 15нче августта аңа билгесез кешеләр шалтыратып, зур күләмдә акча отуы турында хәбәр иткән. Әмма аны алу өчен 180 мең сум күләмендә салым түләргә кирәклеге турында да аңлатканнар. Беркатлы пенсионер хатын аферистларның барлык таләпләрен дә үти, ләкин «откан» акчасын алу бәхетенә ирешми. Мошенниклар элемтәгә чыкмый башлагач, пенсионер полициягә мөрәҗәгать иткән.

Комментарии