Урлаган

Казанда яшәүче бер ир-ат эвакуатор арендалаган һәм чит кеше машинасын урлаган. Полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәргәннән соң, шик Казанда яшәүче, элек хөкем ителгән 25 яшьлек егеткә төшә. Ул бер йорт ишегалдында торган ватык машинаны күптән күзәткәнлеген әйтә. Аның сүзләренчә, автомобильдән беркем дә файдаланмаган. Әлеге факт нигезендә «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарии