Бәйрәм көтә

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сезон ябылуга һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм уздыра. 1 июнь көнне театр мәйданында яшь тамашачыларны уеннар, конкурс һәм бүләкләр көтә. Программада балалар өчен сабантуй уеннары, спектакльләрдән өзекләр, «ачык микрофон». Шулай ук театр мәйданында мастер-класслар һәм театр актерлары белән фотога төшү зоналары эшләячәк.

Бәйрәм театр мәйданында иртәнге 10 сәгатьтә башланса, 13 сәгатьтә «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле белән тәмамланачак.

Комментарии