Ботарлаган

Менделеевск районы, Бизәкә авылында бер фермер хуҗалыгындагы 26 сарыкны ниндидер билгесез хайван ботарлаган. Хуҗа кеше малларына бүреләр ташланган һәм 300 мең сумлык зыян салган, ди. Ләкин авыл, район җирлегендә әлеге ерткычларны инде күптән күргәннәре юк икән, дип яза «sntat.ru» порталы.

Комментарии