- 27.12.2017
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
15 яшьлек татар кызы Алинә Заһитова хатын-кызлар арасында ялгыз фигуралы шуу буенча Русия чемпионатында җиңеп, Олимпия уеннарына сайлап алынды. Алинәнең әтисе Илназ Заһитов тумышы белән Татарстанның Актаныш районыннан. Бүгенге көндә ул Ижау шәһәрендә «Ижсталь» хоккей командасы тренеры булып эшли. Алинә үзе Мәскәүдә яши.
Комментарии