- 27.12.2017
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
25нче декабрьдә Татарстанның Кама Тамагы районындагы гипс чыгару базында шартлау нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, иртәнге дүртләр тирәсендә эшчеләр махсус машина белән рудникка шартлаткыч куйган. Өскә чыгарга юл алганда аммонал матдәсе үзлегеннән шартлаган. Шартлау шахтага керү урыныннан биш метр ераклыкта булган, дип хәбәр итә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте.
Комментарии