Янгын чыккан

26нчы август көнне Казанның Константиновка бистәсендәге «Балалар җире» шәхси балалар бакчасы түбәсенә ут капкан. Ике тәрбияче һәм 14 бала үзләре чыгып котыла алган. Коткаручылар 15 минутта янгынны сүндергән. Беркем дә зыян күрмәгән.

Комментарии