Ирләр аз

Русиядә 1 мең ир-атка 1154 хатын-кыз туры килә. 2036нчы елга 1 мең ир-атка 1128 хатын-кыз туры киләчәк. Бу турыда, Росстат фаразларына сылтама белән, «РИА Новости» хәбәр итә. Экспертлар мондый күрсәткечләрне ир-атларның үлем куркынычы югары булуы белән бәйли. Ирләр хатын-кызларга караганда күбрәк булган бердәнбер төбәк – Чукотка.

Комментарии