Оста карак

Мари Иле республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә бер кибеттә билгесез ир-ат, сатучыларның игътибарын читкә юнәлтеп, бер тиен дә түләмичә, өстенә сигез яңа куртка киеп чыгып киткән. Аларның гомуми бәясе 108 мең сум. 55-60 яшьлек ир кибеткә өстенә бик зур үлчәмдә булган озын куртка киеп килгән. Сатып алучылардан стеллажның иң өстәге киштәләреннән джемпер алып бирүен сораган. Ул арада берәр куртканы алып, аны тиз генә өстенә киеп куйган. Алар өстеннән үз курткасын киеп чыгып качкан.

Комментарии