Мавроди вафат

«МММ» пирамидасына нигез салучы Сергей Мавроди 62 яшендә вафат. 26нчы мартка каршы төндә Мавродины Мәскәүдә автобус тукталышыннан ашыгыч ярдәм алып киткән. Ярдәмне очраклы узып баручы чакырган, мәрхүм хәлсезлеккә һәм йөрәге тирәсендәге көчле авыртуга зарланган. Табиблар аның гомерен саклый алмаган. «МММ» оешмасы 1992нче елда төзелеп, аннан зыян күрүчеләрнең саны 10-15 миллион кешегә җиткән иде.

Комментарии