Арчалылар якташларын барлый

«Арча төбәге – үткән гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр»… 6нчы апрельдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә «Арчалылар кыздыра!» дип исемләнгән зур концерт-тамашада шушы сорауга җавап эзләячәкләр.

Казанда Арча якташлыгы оешуга 20 ел. Оешма юбилей кичәсен бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел тулуга багышлый. Концерт-тамашада Арча районында туып үскән җырчылар, сәнгать осталары, шулай ук үзешчәннәр катнашачак. Кунаклар арасында Арчадан чыккан мәртәбәле затлар булачак.

 

Изображение удалено.

Комментарии