- 27.02.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эшсезлек буенча пособие күләмен арттыруны планлаштыра торган канун проекты әзерли. Канун проектында эшсезлек өчен пособиенең минималь һәм максималь күләмен арттыру тәкъдим ителә. Үзгәрешләр кешене эшсез итеп тану процедурасын да гадиләштерәчәк, дип хәбәр итәләр ведомствода. Русиядә хәзерге вакытта эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 850 сум, максималь күләме 4900 сум.
Комментарии