- 27.02.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Олимпия уеннарында Русиягә беренче алтын медальне китергән фигуралы шуучы Алинә Заһитованы Өфенең proufu.ru сайты «башкорт кызы», дип язып чыкты. Сайтта Алинә турында биографик мәгълүмат урнаштырылган. Кызның әтисе Илназ Заһитовның Актаныш районы Татар Әҗбие авылында тууын исәпкә алып, Уфа хәбәрчеләре: «Татар Әҗбие авылы XX гасырга кадәр Әҗби дип йөртелгән. Аңа 1800-1808 елларда башкортларның Енәй ыруы тарафыннан нигез салынган», – дип яза.
Комментарии