Артист истәлегенә

2нче мартта Чирмешән районы Лашман авылында Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов исемендәге урамны ачу тантанасы була. Моннан тыш, мәшһүр артист туган йортка мемориаль такта куелачак. Шул ук көнне Тинчурин театры Лашман авылы мәдәният йортында Наил Шәйхетдинов истәлегенә багышлап, «Алтын көз» комедиясен күрсәтәчәк. «Алтын көз» – Наил Шәйхетдинов соңгы елларда уйнаган спектакльләрнең берсе. Керү бушлай.

Комментарии