Язучыныкы янган

Язучы Зифа Кадыйрованың шәһәр читендә урнашкан дачасы янган. Әлеге хәл 23нче ноябрьдә кичке сәгать 4ләр тирәсендә булган, дип яза «Челнинские известия». 120 квадрат метр мәйданлы йорт барлык корылмалары белән янып беткән. Сәбәбе электр җиһазларын монтажлау вакытындагы төзексезлекләр белән бәйле, дип фаразлана. Йортның икенче катында Зифа Кадыйрованың эш бүлмәсе булган, ул шунда иҗат иткән. Язучының яңа әсәре өчен кулъязмалары һәм тупланган материаллары да барысы янып беткән.

Комментарии