Күршеләр эчмәячәк

Башкортстан җитәкчелеге хәмер сатуда яңа чикләүләр кертмәкче. Бу юлы ул Яңа ел ялларына кагыла. 3нче гыйнварда кибетләрдә хәмер сатуны тыймакчылар. 4нче гыйнвардан 6нчы гыйнварга кадәр спиртлы эчемлекләрне көннең беренче яртысында сатуны чикләү дә карала. Республика түрәләре «төп начар вакыйгалар – күңелсезлекләр, янгыннар» туктаусыз эчүнең «дүртенче-бишенче көннәрендә була», шуңа күрә хәмер сатуны чикләү кирәк дип саный.

Комментарии