Карантин

Лениногорскийның Яңа Шөгер авылында терлекләрдә котыру авыруы ачыкланган, карантин игълан ителгән. Карантин вакытында йорт хайваннарын сату, аларны әлеге территориядән читкә чыгару, кыргый җәнлекләрне тоту, авыру дигән шик тудыра торган хайваннарны иткә сую, котыру авырулы хайваннарның сөтен сату, ризыкка куллану, хайваннарга ашату тыела.

Комментарии