Гаеплеләр табылган

Актанышта узган елның сентябрендә мәктәп укучылары агулануда 2нче мәктәпнең пешекчесе һәм ресторанда савыт-саба юучы гаепле дип табылган. Аларга 160 сәгать күләмендә мәҗбүри эш билгеләнгән. Тикшерү мәгълүматына караганда, «Актаныш» ресторанында эшләүче савыт-саба юганда дезинфекцияләү матдәсен киметеп салган. Берничә көн узгач, юылган савытларны кулланып, ашарга пешергән һәм мәктәпкә тапшырган. Мәктәп пешекчесе аларны төзек булмаган электр мичтә әзерләгән, шул сәбәпле ризык тиешле дәрәҗәдә термик эшкәртү узмаган диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Комментарии