Татар китабы йорты

Татарстан Милли музее Татар китабы йорты экспозициясен ясауга тендер игълан итте. Экспозиция язучы Шәриф Камалның мемориаль фатирында урнашачак. Контрактның башлангыч суммасы – 8 миллион сум. Конкурсның техник биреме нигезендә, музейда заманча китаплар сату кибете, яшь авторларның иҗади лабораториясе, китап остаханәсе һәм китапханә-медиаүзәк урнашачак.

Комментарии