- 25.09.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Киләсе елда Русиядә өс һәм аяк киемнәренә бәяләр артачак, дип хәбәр итә РБК. Кыйммәтле товарларның бәясе 10-20 процентка, ә бюджетлы кием-салым 5-10 процентка артырга мөмкин. Бу рубль курсы йомшару һәм НДС ставкалары 18дән 20 процентка кадәр артуга бәйле.
Комментарии