- 25.07.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанда цифрлы телевидение өчен приставка сатып алучыларга компенсация кертелә. Күләме 1 мең сумнан артмый. Телевизоры 2012нче елдан иртәрәк чыгарылган кеше цифрлы телевидение карар өчен приставка сатып алырга мәҗбүр. Республикада аның уртача бәясе – 950 сум. Компенсация аз керемле гаиләләргә, инвалид баласы булганнарга, 70 яшькә җиткән һәм өлкәнрәк яшьтәге ялгыз пенсионерларга һәм ялгыз яшәүче инвалидларга биреләчәк, дип яза «Татар-информ».
Комментарии